Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Юынчы авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын капиталь ремонтлау тәмамланып килә

Төзелеш бригадасы яңа идән җәйде, түшәмнәрне армстронг плитәләре белән тышлады, бинаның эчке планировкасын үзгәртте.

Бинада пластик тәрәзәләр, металл керү ишеге урнаштырылган, электр үткәргечләре тулысынча алыштырылган.

🔧🛠Медицина учреждениесендә су белән тәэмин итү күптән булган, хәзер ремонт барышында бөтен сантехника, өлешчә канализация торбалары яңартылган.
Хәзер ФАПта барлык уңайлыклар - кайнар һәм салкын су, җылы бәдрәф бар.
Алда бинаның тышкы бизәлеше эшләре һәм фельшер-акушерлык пункты тиешле рәвешен алачак.

🤒🤕ФАПны Гөлнара Сәгиева җитәкли, аңа ярдәм сорап Юынчы авылы халкы, 120гә якын кеше мөрәҗәгать итә.
Медицина учреждениесен яңарту «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев