Илгиз Шәрифҗанов: «Яшел Үзән»дә фамилиямне күреп, шатландым
Олы Якедән Илгиз Шәрифҗанов берара газетага язылмый торуын яшерми. Менә бу юлы квитанцияне дә җибәргән, уйламаганда бүләк тә отып куйган.
- Элек 30 тиенгә лотерея алып, берни дә отканым юк иде. Монда бәхет елмайды. “Яшел Үзән”дә фамилиямне күреп, шатландым. Ә өйгә газета килеп торгач, күңелле! Телефонда яңалыкларны карарга вакыт юк. Газетаны кулга алып, азрак булса да ял итеп укулары күңелгә рәхәтлек бирә. Рәхмәт, кызлар! Бүләк өчен дә, яңалыклар, төрледән-төрле язмаларга бай булган газета өчен дә, - дип фикерен җиткерде Илгиз абый.
Киләчәктә дә бергә булыйк, бездән аерылмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев