Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Игелекле шәфкатьле кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була ала һәм башкаларны да бәхетле итә ала бу тормышта

Менә шундый кешеләрнең берсе,үтә тыйнак авылдашларыбыз Рафил абый- Наилә апа Җәләлиевлар!

Районыбызда татарча чыга торган бердәнбер авыл, районыбыз тормышын тирәнтен яктыртучы, бертуктаусыз авыл юлында йореп, яңалыклар белән танышып,аннары безгә җиткерүче Яшел Үзән гәҗитенә язылу 20 апрельгә кадәр ташламалы бәядән дәвам иткәнен барыбыз да беләбез инде. Авылда тиз генә 696 сумны чыгарып сала алмый торган пенсионерлар шактый.

 🗞Мохтаҗ авылдашларыбызга ярдәм йөзеннән, Рафил абый Җәләлиев гаиләсе шундый 18 авылдашыбызга Яшел Үзән гәжитенең язылучылары булу бәхетен бүләк итте. Бу гамәлнең нигезендә яхшылык ята, чөнки "берәр кулга тотарлык эшең булып, ул кешеләрнең күңеленә хуш килсә, алар аны кирәк дип санасалар, тагын рәхмәт тә әйтсәләр, җанга рәхәт инде ул. Димәк, бушка выкыт уздырып, ботинка туздырып йөрмәгәнсең, бер кешегә булса да файдасы тигән," -ди изге кунелле авылдашыбыз.

Рафил абый - Наилэ апа! Барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәт сезгә!Изге Рамазан аенда кылган изгелекләрегез үзегезгә дә яхшылык булып әйләнеп кайтсын. Таза-саулык, гаиләгезгә иминлек, тулы иман белән алга омтылып яшәргә язсын сезгэ! Аллаһ Тәгалә ярдәм хәм сабырлык биреп, тоткан уразаларыгыз кабуллардан булсын,амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев