Игелекле кунаклар: Асман Ильнар улы Норлат балалар йортына бүләкләр алып килде
Асман Ильнар улы гаиләсе белән балалар йортына кунакка килде. Очрашу балаларга күп шатлыклы хисләр бүләк итте.
Кунаклар учреждениене карап чыкты, балаларның тормышы белән танышты. Балалар исә Асманны интернеттан белеп, аны тере килеш күрүгә бик шат булдылар.
Очрашу бүләкләр белән дәвам итте: тәм-томнар һәм футболкалар тапшырылды. Асман үзенең уңыш юлы турында сөйләп, балаларны илһамландырды.
- Очрашу җылы һәм ихлас атмосферада узды. Кунаклар кабат килергә вәгъдә итте. Балалар йорты исеменнән зур рәхмәт белдерәбез, - дип яза Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев