Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Язмыш бик зур югалту биреп сыный аларны: Рәхмәтуллиннар гаиләсенә 50 ел

Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.

Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора.

Парын тапкан парлыларга карап,
Сокланмаган күзләр юктыр ул.
Пар канатың әгәр ныклы булса,
Жиңәлмәслек җилләр юктыр ул.

Әнә шундый мәгънәле сүзләр белән башланды Гаилә елы уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә уздырылган «Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе. Гаилә – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан 50 елдан артык бергә атлаучы пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүчеләр – кичәбезнең геройлары. 50, 51, 52, 53, 58, 62 – карап торышка гади саннар кебек. Тик шушы саннар эченә никадәр сер, шатлык, борчу, тормыш мизгелләре яшеренгән. Санап кителгән гаилә стажына ия булучылар – сәхнә кунаклары. Яшьли кавышып, олыгайган көндә дә пар канатлы булып яшәү – Аллаһ Тәгалә биргән зур бәхет ул.

Рәхмәтуллиннар
50 ел бергә гомер иттегез,
Авыр елларны бергә үттегез…

Нәкъ җырдагыча, авыр елларны бергә үтә алар. Язмыш бик зур югалту биреп сыный аларны. Тик мәхәббәт, хөрмәт дигән бөек хисләр бүгенге көнгә кадәр бер-берсенә терәк булып яшәргә ярдәм итә.

Яшьлекләрендә биргән вәгъдәләренә тугры калып, ике ул тәрбияләп, иңне-иңгә куеп яшәүләренә быел – 50 ел. «Беренче сыйныфтан ук без бергә. Ап-ак йөзле, бөдрә чәчле кыз башка беркайда да юк иде. Беркемгә дә кыерсыттырмыйча, үзем өйләнәчәкмен дип, саклап үстердем», – дип ярату белән тормыш иптәшенә карап сөйли Хәлим абый. Бер-берсен күз карашыннан ук аңлаучы һәм затлылык бөркелеп торган бу парларга сокланырлык. «Вакыт тиз уза, өйдән – эшкә, эштән – өйгә йөри торгач, гомер үткәнен сизми дә каласың икән ул, әле яңа гына яши башлаган идек кебек, баксаң, ярты гасыр узган», – ди Рәмзия апа.

Үзең исән чагында йорт төзергә, агач утыртырга, ир бала үстерергә кирәк, диләр. Хәлим абый үзенең ир-ат бурычын үтәгән гаилә башлыгы. Бүгенге көннәре бик бәхетле аларның. Әни дип өзелеп торучы улы һәм килене, дәү әни дип яратып эндәшүче оныклары, онык­чыклары бар. Моны бәхет димичә нәрсә дисең?

Рәзинә Сәйфетдинова. Мулла Иле мәдәният йорты мөдире

«Пар канатым» дип исемләнгән бәйрәм кичәсенең калган геройлары турында алдагы көннәрдә сайтыбызда укып барыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев