Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Язгы моңнар яңгырар вакыт

Татар моңсыз яши аламыни – Татар күңеленә моң кирәк. Тальяныңны гына сузып җибәр, Дәррәү кушылыр аңа мең йөрәк!

⚡⚡24 март көнне Олы Карагуҗа авылы халкын, үзәкләштерелгән клублар системасы кысаларында 13нче тапкыр үтүче «Язгы моңнар-2023 ел» бәйгесе кабат мәдәният йортына җыйды.
Әлеге кичәдә тәкъдим ителгән барлык күренешләр, авылның өлкән буынына, яшьләренә һәм киләчәк буынга да үрнәк булырлык олы хезмәт башкаручы, Олы Карагуҗа авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Марсель кызы тарафыннан әзерләнгән.
 

– Бәйгебезне «Яшәү шундый матур» җыры белән талантлы егетебез Алмаз Рәхимов ачып җибәрде. Кичәнең дә исеме «Талантлы син, кеше туганым!» дип юкка гына әйтелмәгән, чөнки нәкъ безнең Карагуҗа авылы күпкырлы талантларга бай, алар барысы да тамашачы алдында чыгыш ясады. Килгән авылдашларга да зур рәхмәтемне җиткерәм, тын да алмый безнең кичәне карап утырдылар, матур сүзләр җиткерделәр. Халкы шулай бердәм, дус яшәгәндә генә авыл яшәрә, без үз чиратыбыз­да, янып-гөрләп эшләрбез, – дип сөйли авылның мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев