Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Әйшә авылы гимназиясе укучылары балалар бакчасында «Туган телем – назлы телем» дигән музыкаль чара оештырган

Агитбригада балалар бакчасында.

- Бүген гимназиябезнең бер төркем укучылары Әйшә авылында урнашкан “Колосок/Башак” балалар бакчасына юл тотты.

Максатлары бакча балаларына Туган телләр айлыгына багышланган “Туган телем – назлы телем” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чараны күрсәтеп кайту иде. Гимназия укучылары аларга төрле телләрдә шигырьләр сөйләде, матур җырлар җырлады, музыка уен коралларында уйнап күрсәтте. Чыгышларыбызны тәрбиячеләр һәм балалар бик яратып калды. Туган телләрне өйрәник, туган телләрне саклыйк, балалар! Бердәмлектә көч диеп, тагын очрашырга сүз куешып, гимназиябезгә юнәлдек, – дип хәбәр итә Әйшә гимназиясе директоры Гөлнур Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев