Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов район җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау барышы белән танышты

Рамил Рафис улы Норлат участок хастаханәсендә һәм аңа беркетелгән Юынчы, Өтәк, Олы Ачасыр ФАПларында булды.

Норлат хастаханәсенең баш табибы Илсөяр Таһирова һәм «Гринстрой» ПСК подрядчы оешмасы вәкиле Илгиз Җамалетдинов медицина учреждениеләренә капиталь ремонт ясауның ничек баруы турында сөйләде.


Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Бәчек авылындагы модульле ФАПта булды, шулай ук Раифа ФАПында капиталь ремонтлау буенча эшләрнең барышын тикшерде.

Рамил Мөхәммәтдинов тикшерелгән объектларда ачыкланган җитешсезлекләргә игътибар итте, подрядчылар төзәтергә тиеш булган искәрмәләр ясады.
2023 елда Яшел Үзән районында «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча өч модульле фельдшер-акушерлык пункты, Осиново поликлиникасы төзү, биш ФАПта һәм Норлат, Васильево хастаханәләрендә капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев