Яшел Үзән районының Норлат авылында «Хәтер шәме» акциясе узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районының Норлат авылында «Хәтер шәме» акциясе узды

Хәтер һәм кайгы көне 22 июнь – безнең ватан тарихында иң фаҗигале даталарның берсе. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә иртәнге сәгать 4тә кешелек тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башланды…

- Шушы көн уңаеннан, һәйкәлебез янында «Хәтер шәме» акциясе узды. Балалар үз куллары белән кәгазьдән шәмнәр әзерләде. Соңыннан барыбыз бергә бер минутлык тынлык белән 1941-1945 елларда һәлак булганнарны искә алдык.

Без Ватаныбызны саклап, ул елларда изге бурычларын үтәгән һәр көрәшче белән горурланабыз һәм хәтерлибез, – дип язалар Норлат мәктәбе ВК сәхифәсендә.

Фото: Норлат мәктәбе ВК сәхифәсе


Нет комментариев