Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында янә кеше үлеменә китергән янгын очрагы

Яшел Үзән районында янгында бер ир-ат һәлак булган

27 гыйнварда Яшел Үзән районында Осиново бистәсендә, Гайсин урамы, 2нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлекчәләре килгәч, ун катлы йортның 1нче катындагы бер бүлмәле фатирда 2 кв.м мәйданда диван янган була. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре фатир хуҗасын идәндә аңсыз хәлдә табып ала, табибларга тапшыралар, алар реанимация чараларыннан соң, кызганыч, 1957 елда туган ир-атның үлемен раслый.

Янгынның беренчел сәбәбе - тәмәке тартуда саксызлык. Үлгән кеше диванда тарткан һәм сүнмәгән тәмәке белән йоклап киткәндер дип фаразлана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев