Яшел Үзән районында янә фаҗига
Шимбә көнне иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Зур Ключи авылының Яшьләр урамындагы 15нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Башта йортның верандасы янган. Өч бала һәм аларның әти-әниләре бу вакытта мәктәптә һәм эштә, ә өйдә бары тик бабай гына калган була. Ул йортта электр уты сүнгәннән соң янгынны күреп ала.
Ачыкланганча, верандадагы электр щитында кыска ялганыш булган. Бабай урамга чыгып йөгерә, исән кала.
Ә менә Яңа ел алдыннан күп балалы гаилә өйсез калган. Әлегә аларны вакытлыча Волостнов урамындагы башка йортка урнаштыралар. Күп балалы гаилә барлык битараф булмаганнардан ярдәм сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев