Яшел Үзән районында «Безнең ишегалды» проекты кысаларында урам бәйрәмнәре гөрли
Бишнә авылында Мәктәп урамының ике этажлы өйләрнең ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонт эшләре төгәлләнде.
- Балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, юлларга асфальт салынды. Шул уңайдан, мәктәп урамында "Безнең ишегалды" бәйрәме узды.
Олылар җыелганчы балалар өчен күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәмебезне Бишнә җыры белән Фирдәүс апа ачып җибәрде. Авыл җитәкчесе Илгиз Мәгсүм улы чыгыш ясады, ишегалды активистларын котлап үтте. Бәйрәмебезне гармун моңы тагын да ямьләндереп җибәрде. Гармунда Билалов Зөфәр абый «Күбәләк», «Алмагачлары» көйләрен сузып җибәрүгә һәммәсе кушылып җырладылар. Ахырдан бер-беребезгә сәламәтлек теләп өйләргә таралыштык, – дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Фото: Рахилә Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев