Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы советы депутаты Ленар Хуҗиәхмәтов мәктәпкә тәүге адымнарын атлаучы укучыларга, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалартапшырды

Олы Карауҗа авылында традициягә кереп барган күркәм очрашу булды.

Яшел Үзән районы советы һәм Олы Карауҗа җирлегенең кадерле депутаты Ленар Хуҗиәхмәтов мәктәпкә тәүге адымнарын атлаучы, яңа укучыларга, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар(ранцы для первоклассников) тапшырды.

– Тиздән сезнең өчен беренче кыңгырау чыңлаячак. Сезгә яхшы билгеләр, мавыктыргыч дәресләр, хезмәт сөючәнлек һәм күңелле мизгелләр телибез, – дип матур теләкләрен җиткерде Ленар Рүзәл улы.

Безнең авылларыбызны зурлап, һәр чарадан читтә калмый ярдәм кулы сузып яшәүче чын Кешеләргә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез! Ил иминлеге, гаилә ныклыгы, бары тик уңышлы һәм яхшы нәтиҗәләргә китерә торган эшләр генә телибез сезгә! Әлеге эшләргә нигез салучы Мистахов Ренат Искәндәр улына да рәхмәтләребезне җиткереп эшләрендә һәм гаиләсендә уңышлар теләп калабыз!

Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев