Яшел Үзән районы Олы Яке авылында төбәкара чаңгы ярышлары узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы Олы Яке авылында төбәкара чаңгы ярышлары узды

Яшел Үзән районы Олы Яке авылы төп гомүми белем бирү мәктәбендә авылдашлары – Олимпия чемпионы Ринат Сафин истәлегенә төбәкара чаңгы ярышлары уздырды.

Әлеге ярышларда якын-тирә мәктәпләрдән 200дән артык кеше катнашты.

Күчмә кубокны Васильево бистәсе 2нче спорт мәктәбе командасы яулады, ә гомуми белем бирү мәктәпләре арасында кубок Олы Яке авылы мәктәбе чаңгычыларына эләкте.

Бәйрәм бик күңелле узды. Ярышта катнашучылар грамоталарга, медальләр һәм истәлекле бүләкләргә, ә кунаклар, тәмле коймак һәм чәй белән сыйланып, күтәренке яхшы кәефкә ия булды. Барлык оештыручыларга, иганәчеләргә, катнашучыларга, бәйрәм кунакларына зур рәхмәт.


Нет комментариев