Менә бу батыр Норлат егетләре өч елга якын махсус хәрби операциядә.
Ерак түгел, янәшә генә хәрби бурычларын үтиләр кебек, әмма күрешергә, күңелгә ятышлы итеп сөйләшергә мөмкинлек һич чыкмады.
- Ниһаять, бәхетле очрак туры килде – Норлат волонтерлары үз частена «УАЗ» машинасын, посылкалар, кирәкле товарлар җибәрде. Чи, соры блиндажда шундый шатлыклы очрашу, туганнарыннан һәм дусларыннан күчтәнәчләр белән бер чынаяк кайнар чәй! Солдатка шатлык өчен күп кирәкме?! Ә монда күптән көтелгән дустың, якташың белән очрашу!
Кадерле егетләребез, кояшлы егетләребез, Рөстәм Фәридович һәм Айрат Азатович!
Бу соңгы очрашу булмасын! Өйгә исән-сау кайтыгыз, Норлат Сабан туенда очрашырга язсын. Сугышның авыр көннәре, яраланулар, госпитальләр ерак үткәндә калсын, күңелләрегездә тынычлык һәм горурлык хисләре булсын! – дип җиткерде Роза Ягудина.
Нет комментариев