Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районы авыл җирлекләре башлыкларының 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

***

Хөрмәтле гүзәл якташларымны яз, табигатьтә тормыш башы, беренче җылы бәйрәм – 8 Март белән котлыйм! 

Хезмәттәшләрегездән хөрмәт һәм аңлау, тирә-­юнегездәгеләрдән соклану, якыннарыгыздан йөрәк җылысы, тормыштан канәгатьлек һәм ләззәт, язмыштан көтелмәгән шатлык-­сөенечләр телим. Өйләрегездә һәм күңелләрегездә тынычлык, мәхәббәт булсын. Чын хатын-­кыз бәхете һәм гүзәллек теләп, 

Рус Әҗәле җирлеге башлыгы ГӨЛНАРА СЕМАХИНА.


Районыбызның нәфис затларын 8 Март бәйрәме белән кайнар котлыйм! 

Кешелекнең гүзәл яртысына карата олы хөрмәт һәм мәхәббәтне гәүдәләндергән көн уңаеннан матур теләкләр юллыйм. Йөрәкләрегездә ярату һәм мәрхәмәт яшәсен, өйләрегездә гөлләр чәчәк атсын һәм балалар көлүе тынмасын, барлык эшләрегездә уңыш елмайсын, хыялларыгыз чынга ашсын, күңелләрегездә мәңгелек яз булсын. Сәламәтлек, елмаюлар теләп, 

Зур Ключи авыл җирлеге башлыгы АЛЕКСАНДР КАППЕЛЬ.

Олы Ачасыр авылының гүзәл хатын-кызларын, өлкән яшьтәге хөрмәтле апаларын чын күңелемнән язның иң гүзәл бәйрәме белән котлыйм. 

Яз һәрбарчагызга да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар, җан тынычлыгы, имин тормыш алып килсен. Хәсрәт җиле беркайчан да капкагызны какмасын, һәр туар көнгә шөкер итеп, киләчәктә дә авылыбызның иҗтимагый эшләрендә актив катнашып, бергә-­бергә матур яшәргә язсын. Бәйрәм белән! 

ИЛНУР САТТАРОВ, Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы.

Сөекле хатын-кызлар! 8 Март – яз бәйрәме белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез, гаилә учагын бәла­-казалардан саклыйсыз, күңелләргә шатлык һәм тынычлык бирәсез. Сез – ир­атларны илһамландыручы көч, тугры тормыш таянычы һәм олы ярдәм. Бу көнне мобилизацияләнгән авылдашларыбызның әниләренә һәм хатыннарына аерым рәхмәт белдерәм. Алар геройлар! Кадерле хатын-­кызлар, бәхетле булыгыз, сөеклеләрегез яныгызда, көннәрегез һәрчак кояшлы булсын! 

Ихтирам белән, Норлат авыл җирлеге башлыгы ИЛДУС САТТАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев