Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән егетләренә МХО зонасына ярдәм барып иреште

Яшел үзәнлеләр махсус хәрби операциягә гуманитар йөкне даими җыя. Шушы көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин һәм урынбасары Евгений Краснобаев - Донецк Халык Республикасында булып кайтты.

Якташларыбыз – 36нчы гомумхәрби армия хәрбиләре һәм аларның командиры, Россия Герое, полковник Семен Николаев белән очрашты. Сугышчыларга квадрокоптерлар, рацияләр, окоп шәмнәре, дрон операторлары өчен телевизорлар, көнкүреш һәм беренчел кирәк-яраклар тапшырдылар.

Бу юнәлештә Идел аръягы зонасында да эш туктамый.

– Авылның ветераннар советы, «Халык фронты» Норлат волонтерлар штабы фронтовиклар өчен кирәкле товарлар сатып алуда матди ярдәм итүче, гуманитар ярдәм җыюны оештыручы һәм МХО көрәшчеләре турында даими кайгыртучы Акъегет халкына, мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова белән мәчет имамы Фиргать хәзрәт Биктаһировка рәхмәт белдерә! Шулай ук Мулла Иле халкына, волонтер-оештыручы Рамил Садыйковка да нинди генә сүзләр әйтсәк тә, аз булыр. Егетләребез мохтаҗлык кичермәсен, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын дип, үзеннән өлеш чыгарган һәркемгә рәхмәтлебез, – дип сөйли Роза Ягудина.

Фото «Рәсми Зеленодольск» ВК төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев