Яшәү көчен югалтмаган буын: Сугыш чоры баласы Фәрит ага Насыйбуллин язмышы
Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр еллар меңләгән баланың язмышын үзгәртә. Кемдер ятим кала, кемдер балачакның ни икәнен белмичә үсә. Әмма нинди генә сынаулар килсә дә, бу буын кешеләренең күңелендә яшәүгә өмет, хезмәткә мәхәббәт һәм сабырлык сүрелми. Норлат авылында яшәүче тыл ветераны, 95 яшьлек Фәрит ага Насыйбуллин да шундыйларның берсе.
Безнең белән сөйләшүен ул җыр сүзләре белән башлап җибәрде:
– «Иркәләп үстерде, яшәргә көч бирде – әниемнең, әбиемнең җылы кочагы...» – диде ул, күзләрен ерак хатирәләргә төбәп.
Әни назында, ни кызганыч, бик озак иркәләнергә туры килми, язмыш аларны аера. Бәхеткә, әбисе оныгын ташламый, үз кочагына ала. Фәрит ага 1931 елның 3 апрелендә Свердловск өлкәсендә дөньяга килгән. Һәм гаиләләре Норлат авылына кайтып төпләнә.
– Әти Хәнәфи балта остасы булган. Күгеш авылында төзелештә йөргәндә яшь хатын белән танышып, аны Норлатка алып кайта. Ул вакытта миңа яшь ярым чамасы гына булган. Әни ягыннан әбием үлеп китә, ә әтиемнең әнисе минем әнигә: «Барып сыеныр җирең юк, баланы миңа калдыр», – дип әйткән. Шулай итеп, мин әби кулында үстем, – дип сөйли ветеран.
Үги бала язмышы җиңел булмый. Әнисе, тормыш авырлыгына, хыянәткә түзә алмыйча, Казанга чыгып китә. Сугыш башланганчы улы янына кайткалап йөрсә дә, 1941 елдан соң аралар өзелә.

– Әни Казанда заводта эшләгән. Аның икенче ире очучы булган. Мин аны бары тик 17 яшемдә генә эзләп таптым, – дип искә ала Фәрит ага.
Сугыш елларында авыл балаларына да олылар белән беррәттән эшләргә туры килә.
– 1941 елдан 1952 елга кадәр колхозда эшләдем. Мәктәптә укыганда ук бригадирны ат белән йөртә идем, аның кулы юк иде. Ат җигәргә дә, авыр эшкә дә бик иртә өйрәндек. «Жданов» колхозында хезмәт куйдым. Нинди генә авырлыкны үз җилкәбездә күтәрмәдек! Хәтта хуҗалык сыерын, үгезен җигәргә туры килде. 1948 елда «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр, – ди, ул чордагы тормышны искә алып. – Бер таякка эшләдек бит инде. Егет кешегә акча да кирәк, әмма ул бик аз иде. Үги ана кулында үсү дә җиңел булмады. Шул акча дип сүзгә килгәч, Казанга чыгып киттем.
1953 елда ул авылдашы Саимә апа белән гаилә кора. Яшьләр башта Казанга китсә дә, кала тормышы күңелләренә ятмый, туган авылларына кайтып төпләнәләр.
– 1956 елда хатыным белән икәү йорт салдык. Бөтен авыр эшне бергә башкардык. Саимә белән 69 ел бергә гомер иттек без, балам. Дүрт бала үстердек. Берсе генә 18 көн яшәп калды... Ай күрде, кояш алды. Олы улыбыз 1954 елның 2 августында туды, – дип, һәр датаны төгәл хәтерләп сөйләве белән Фәрит абый безне – яшьләрне дә таң калдырды.
Фәрит ага гомере буе хезмәттән аерылмый. Балта остасы буларак, аны күрше Гыйльметдин абый совхозга эшкә чакыра. Соңрак ул «СМУ»да хезмәт куя. Төп эшеннән тыш, ял көннәрендә әтисе һәм энесе белән күрше авылларда, хуҗалыкларда йортлар салырга да өлгерә. Оста куллы, эшчән кеше буларак, аны күпләр хөрмәт итә…
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманы тулаем газетабызның №19 (22.05.2026) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев