Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ярдәмнең зурысы да, кечкенәсе дә кадерле

Илебездә махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк Норлат халкы бердәм булып, оешкан төстә ярдәм итәргә кереште.

Иң мөһиме –алар бу изге эшләрен һәрдаим дәвам итә. Үзләренең гамәллләре белән тирә-күрше авыл халкына да үрнәк күрсәтеп, булышырга этәргеч бирәләр.

Битараф булмаулары өчен Норлатның ветераннар советы һәм солдат әниләре һәм хатыннары советы хөрмәтле якташларыбызга чын күңелдән рәхмәтләрен дә җиткерә.
 

– Шушы көннәрдә генә «Халык фронтына» маскировка челтәрләре ясау өчен кирәкле материаллар сатып алуга финанс ярдәме тапшырган Акъегет мәчете хәзрәте Фиргать Биктаһировка (10000 сум), «Мөслимә» мәчете активына (10000 сум); авылдашыбыз, бүгенге көндә Кама Тамагында яшәүче, ике солдат әнисе Резедә Әсхәдуллинага (10000 сум) рәхмәттән башка сүз юк. Безнең солдатлар алгы сызыкта һәм маскировка сеткалары җибәрүне сорыйлар. Бу атнада гына да авылның ветераннар советы ялга кайткан егетләр аша 11 маскировка челтәре тапшырды. Шулай ук, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы әгъзалары 6 сетка ясады, ә Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре хатын-кызларыбызга тагын 8 челтәр ясарга булышты. Менә шулай, авылдашларыбызның тырышлыгы илебезнең җиңүе һәм егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуы хакына башкарыла. Һәм дә күрше авыл җирлекләренең безнең эшчәнлеккә ярдәм итүе сөендерә, – дип сөйли авылның активисты Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев