Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңгырасын әйдә, Җиңү җыры

Илебездә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк. Бу – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә. Җиргә кабат язлар килде.

Бөек Ватан сугышында немец илбасарларын тар-мар итүгә 79 ел узды. Шәһәрдә генә түгел, районыбыз авылларында да бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә, оешкан төстә узды.

Акъегет – Бу көнне без балаларының, онык­ларының тыныч киләчәге өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлыйбыз. Төп бурычыбыз – миллионлаган гомерләр бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны саклау. Совет солдатларына, тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәтебезне җиткерәбез һәм алар алдында баш иябез. Җиңү бәйрәме көнне 79 ел тулу уңаеннан Акъегет авылында тантаналы митинг узды. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телибез, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Норлат – Илебезнең азатлыгы өчен дүрт ел буе барган гадел сугышта һәлак булган авылдашларыбызны, җиңү белән исән-сау кайткан ветераннарыбызны, тол калган аналарны, хатын-кызларны, сугыш ятимнәрен онытырга хакыбыз юк. Митингта чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, ра­йон һәм шәһәр хакимияте вәкиле Ольга Матвеева, ветераннар советы рәисе Роза Ягудина да үз чыгышында әлеге көннең аеруча әһәмияткә ия булуын, бүгенге көндә тыныч тормышта яшәвебезгә без аларга бурычлы икәнен искәртеп узды. Көн салкынча, җилле булса да, авылдашлар мәңгелек ут янына митингка бердәм җыелды, мәктәп, мәдәният йорты, «Зебра» балалар түгәрәгенә йөрүчеләрнең патриотик эчтәлекле чыгышларын, җыр, биюләрен карап, шул елларны күз алдыннан үткәрдек. Иң тантаналы, шул ук вакытта моңсу мизгелләр авылдагы оешмалар тарафыннан обелискка чәчәкләр, веноклар куюдыр. Данлы «Җиңү җыры» яңгырый..., тәннәр чемерди, күзләргә яшь тула... бу җырны тыныч кына тыңлап булмый... Яңгырасын әйдә, бу җырларда кайтмый калганнарның хакы бар,– дип яза укучыбыз Розалия Ибраһимова.

Яшел Үзән
Әниебездән кайчан үләчәгебезне сораганда, ул: «Үләсен барыбер үләбез, тик үлгәнче туйганчы ипи ашыйсы килә», – дип җавап бирә иде...

Бу сүзләр Ленинград блокадачысы Вафирә Вәлитова истәлекләреннән. Вафирә апага 99 яшь, аның әле шөкер, хәтере һәм ишетү сәләте искиткеч, ә «Яшел Үзән» газетасын ул күзлексез укый. Вафирә Вәлитова 8 бала анасы, әмма шуларның өчесе генә исән калган. Бер кызы Ленинградта, икенчесе Ялтада яши, Вәфирә апа үзе кече улы Илдус һәм килене Миләүшә тәрбиясендә Яшел Үзәндә гомер кичерә, ә җәй көне туган авылы Акъегеттә яши.
Бәйрәм уңаеннан ветеранны котларга эшмәкәр Аббас Хыдыров килде, бүләкләр тапшырды. Мондый изге гамәлен аның йөрәк чакыруы буенча эшләве бик күркәм күренеш. Вафирә апага без сәламәтлек һәм тыныч картлык телибез. Балачакта һәм яшьлектә кичергән барлык авырлыклар истәлек кенә булып калсын.

Олы Ачасыр
Олы Ачасырда сугыш михнәтен үз башыннан кичергән өлкәннәребез юк инде, авылда 1 тол һәм 6 тыл ветераны яши. Бәйрәм көннәрендә авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, музей хезмәткәрләре белән берлектә ветераннарыбызны Җиңү көне белән котлап, район хакимияте һәм «Кызыл Шәрыкъ» җәмгыятеннән бүләкләр тапшырганнар. Әфган сугышында катнашкан авылдашлары Әнвәр Кадыйров юбилей медале белән бүләкләнгән.

– Көн салкынча булса да, митингка халык бердәм булып килде. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында концерт номерлары тыңлап, «солдат боткасы» ашап, чәй табыны янында үтте. Хөрмәтле өлкәннәребезнең хатирәләре белән уртаклашуы аеруча дулкынландыргыч булды. Ә ботканы безгә шундый тәмле итеп Кадрия Гарәфетдинова пешерде. Күркәм бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт, – дип фикерләре белән уртаклаша Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев