Кыш бабайга хат язып, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә узган бәйрәмнәрдә күңел ачулары нинди онытылмаслык мизгелләр бит ул! Балачакны бәхетле итәргә тырышучы җитәкчеләр булганда тагын да рәхәт.
– Районыбыз депутаты Айдар Кашапов ел саен Күгәй һәм Тау Илендә яшәүче бакча балаларын һәм мәктәп укучыларын сөендереп, бүләкләр бирә. Киң күңелле депутатка әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәк яңа ел барыбызга да шатлыклы мизгелләрне күбрәк алып килсен. Балаларыбызның уңышларына сөенеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын иде, – дип котлауларын җиткерде Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Нет комментариев