Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа бистә газлы булды

Кече Ключи авылының «Хан утары» бистәсендә күптән көтелгән вакыйга – газлаштыру республика программасы кысаларында йортларга газ керде.

Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, «Хан утары» бистәсенә нигез салучы Ильяс Гыймадов, бистәдә яшәүчеләр катнашты.
Бистәдә газлаштыруның беренче чираты 256 йортны үз эченә алачак, бу җирле халыкның яшәү шартларын сизелерлек яхшыртачак. Бистә 1200 йортка исәпләнгән, бу киләчәктә зәңгәр ягулыкка тоташуның икенче һәм өченче чиратларын күздә тота.

Сөембикә урамында яшәүче Плотниковлар гаиләсе дә бу көнне зарыгып көтеп алган.

– Без гаиләбез белән әлегә Казанда яшибез. Әлеге бистәне күрүгә яраттык. Чөнки урыны бик матур һәм һавасы әйбәт. Газ керү тормышыбызны күпкә җиңеләйтәчәк, – дип шатлыгы белән уртаклаша гаилә башлыгы Александр.

– Биредә зур эш башкарылды. Өйдә газ бар икән, димәк, кәеф тә шәп булачак. Мин «Зеленодольскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе Айдар Кашапов командасына рәхмәтемне белдерәм. Яңгыр, кар, буран булсынмы, алар теләсә нинди һава торышында да, эшләрен җиренә җиткереп башкара, – дип котлауларын җиткерде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев