***
- Мулла Иле мәдәният йортында пушкин картасы буенча «Милләт яме йола-бәйрәмнәрдә» дигән исем астында, «Балага исем кушу» йоласын күрсәттек. Бу чарада тулысы белән балага исем кушу йолалары башкарылды. Ислам динендә балага исем кушуның үз кагыйдәләре, мәгънәләре аңлатылды. "Балага исем кушу" йоласы шундый чын итеп башкарылды. Балалар тын да алмый һәр сүзне инәсенең җебенә кадәр тыңлап, йотып утырдылар. Мөселманнарда исем кушу йоласы һәр кешенең киләчәк язмышы өчен зур әһәмияткә ия. Бу чара, шушы күркәм милли йола аша элеккедән бүгенгә кадәр килгән һәм киләсе буынны дәвам итсеннәр иде, дигән максат белән үткәрелде. Хәзерге буын балалары милли хәзинәбезне, ана телен саклап калсыннар иде. Исем - ул синең тормышың юлыннан күтәреп барган үз байрагың. Бу сүзләрне беркайчан да онытмыйк. Үз исемебезне горур йөртеп аңа тап төшермик. Вакыт бара, чаба. Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Буыннарны онытмыйк, һәрчак истә тотыйк, -дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Нет комментариев