Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәр бөртек – игенченең маңгай тире

Яшел Үзән районында урак өсте кызганнан-кыза. Игенчеләрнең төп теләге – уңышны югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу

Район кырларында урак өсте гөрли. Әле кайчан гына язгы чәчү төгәлләнде дип язган идек, күз ачып йомган арада басулар тулып иген өлгерде. Август – игенче өчен иң җаваплы чор. Хәзер һәр сәгать, һәр кояшлы көн алтын бәрабәренә. Чөнки уңышны вакытында җыеп алу – ел буе башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсе.

Райондагы иң зур мәйданнарның берсендә эшләүче «ВЗП Заволжья» ширкәте басуларына юл тоттык. Бу көнне комбайннар элеккеге Карамалы Тау совхозы басуларында эшли иде. Ерактан ук алтынсу дулкын булып җәелгән бодай кыры, өзлексез гөрләп эшләүче техника тавышы, бер-бер артлы ашлык бушатучы машиналар – чын урак өсте күренеше.

Комбайннан төшеп безне Бакырчы авылында яшәүче тәҗрибәле механизатор Рафыйк Мозаффаров каршы алды. Аның хезмәт стажы инде егерме елдан артып киткән.
Механизатор Рафыйк Мозаффаров
 

– 2003 елдан бирле шушы хуҗалыкта эшлим. Быел уңышка зарланып булмый. Каршы басудан гектарыннан 50 центнерга кадәр бодай җыеп алдык. Бу кырда бераз кимрәк булыр, әмма нәтиҗә барыбер яхшы. Иң мөһиме – техника сынатмасын. Кояшлы көннәрнең һәр минуты кадерле. Көн буе комбайнда барганда күбрәк двигатель тавышын тыңлыйм. Техникаңны күптән белгәч, аның һәр авазы нәрсә турында сөйләгәнен дә аңлыйсың, ди ул елмаеп.

Чыннан да, игенче өчен техника – төп ярдәмче. Комбайн туктаса, эш тә туктый. Шуңа күрә механизаторлар һәр механизмның төзек эшләвен игътибар белән күзәтә.

Ширкәт җитәкчесе Ислам Закиров (рәсемдә) әйтүенчә, быелгы уңыш бөтен җирдә дә бертөрле түгел.

Ислам Закиров

– Кайбер кырларда уҗымнар су астында калды. Җир озак катмады, кар күп булды. Шуңа күрә Әҗәл, Татар Танае тирәсендәге мәйданнарда уңыш көткәнчә түгел. Ә менә башка басулар сөендерә. Хәзер көзге бодайның 35 процентын җыеп алдык. Алда – якынча 1300 гектар мәйдандагы бодайны тәмамлау, аннары арпага керешәчәкбез, – ди җитәкче.


Урак өсте бары тик бер хуҗалыкта гына түгел. Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә басуга чыккан. Бүген төп игътибар көзге бодайны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Шәүкәт Шәрипов сүзләренә караганда, районда көзге бодай 8 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән. 5 август иртәсенә 2798 гектарда җыеп алынган, бу гомуми мәйданның 34 проценты дигән сүз.
 

– Бүгенге көнгә уңыш гектарыннан уртача 25 центнер тәшкил итә. Урак эшләре оешкан төстә бара. Һава шартлары уңай килгән очракта, уңышны кыска вакыт эчендә җыеп алу мөмкин булачак, – ди ул.

Урак – авыл кешесе өчен елның иң кызу чоры. Әмма игенчеләрнең йөзендә, арудан бигрәк, канәгатьлек күренә. Чөнки аларның хезмәте һәр йорт өстәленә икмәк булып кайтачак. Ә димәк, бүген басудагы һәр минутның, һәр җыеп алынган гектарның кадере аеруча зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев