Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәр бала гаиләдә яшәсен

Тәрбиягә алган күп балалы гаиләләр Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм көнен бергә, күңелле һәм файдалы итеп үткәрде

Ятим һәм ата-ана тәрбия­сеннән мәхрүм калган балалар өчен Яшел Үзән райо­ны тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы активист­лары тарафыннан авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган «Гаилә көне – күңелле бәйрәм!» чарасы югары дәрәҗәдә узды.


Бөтен авылга музыка, җырлар, балалар көлүләре һәм спорт мәйданчыгыннан шатлыклы тавышлар ишетелеп торды.
Кызыклы уеннар һәм конкурслардан балалар гына түгел, өлкәннәрнең дә күңеле булды. Бәйрәм белән котларга, җиңүчеләрне бүләкләргә Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәм Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин килде.

Ә программа ахырында барысы да түгәрәк өстәл артында учакта пешерелгән коймак белән самовар чәе эчәргә җыелды.


Бу гаилә ялы бәйрәмен башлап җибәргәндә, без мөһим датаны – 15 майда билгеләп үтелә торган Гаилә көнен искә төшерергә, бөтен гаилә белән вакыт үткәрер­гә, уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирергә теләдек. Чөнки гаилә – безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме, ә балаларның бәхетле күзләре – иң яхшы бүләк! Һәр баланың гаиләдә яшәвен телим! – ди Яшел Үзән районы тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев