Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гореф гадәтләребезне онытмыйк

Халкыбызның борын-борыннан килгән гореф гадәтләрне, йолаларыбызны белү һәм аны саклау һәрберебезнең бурычы, дип уйлыйм.

Безнең мәктәптә дә ел саен «Сөмбелә», «Нәүрүз» бәйрәмнәре үткәрелеп килә. Мондый чараларга зур игътибар бирелә.

 
⚡⚡Беркөнне укытучыбыз халкыбызның җырлы-биюле уены «Аулак өй» күренешен сәхнәләштерүне тәкъдим итте. Без рәхәтләнеп риза булдык, чөнки мондый чараларда актив катнашабыз. Максатыбыз – Норлат авылы мәдәният йортында үткәрелә торган «Изге гореф гадәтләр – милли тәрбия чарасы» дип исемләнгән фестивальдә катнашу. Әзерлек эшебезне башлап җибәрдек. Көн саен репетиция ләр ясыйбыз. Элеккеге җырларны, биюләрне, төрле уеннарны өйрәнә башладык. Дөресен әйтим: бу эш безгә шактый катлаулы булды. Үзең күрмәгән эшне башкару кыен икән, әмма укытучыбыз ярдәмендә без бу авырлыкны җиңеп чыктык.

Фестивальдә матур итеп чыгыш ясадык һәм әби-бабаларыбыздан калган изге йолаларны өйрәнүебезне дәвам итәрбез дип кайттык. Бу чара күңелләребездә бик озак сакланыр әле. Дусларым, сезгә дә шуны әйтәсем килә: үзебезнең традицияләребезне онытмыйк һәм аларны дәвам итик!

 
Сәмирә Мәннапова,
Әйшә урта мәктәбенең
VII сыйныф укучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X