«Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз»
***
- Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Укуга караш, кызыксыну, иң беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә — әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә. Без "Гаилә белән китап укыйбыз" дип аталган акцияга кушылдык. Галиуллиннар, Абдулмановлар, Батталовлар гаиләләре бик теләп бу акциядә катнашты, - дип уртаклашты Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев