Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Данияр Гарипов: «Авылда чаңгы базасы булдырырга хыялланам»

Чаңгы сезоны төгәлләнсә дә, Норлат авылында яшәүче Данияр Гариповның шушы спорт төре ел әйләнәсе уенда.

Ул авылда биатлонны үстерергә хыял­лана. Норлат яшьләре моңа сөенә генә. Данияр кебек остазлары булганда трай тибеп йөрергә, кул кушырып утырырга вакытлары юк, әледән әле спорт ярышларында катнашалар, сәламәтлекләрен ныгыталар. Биатлон буенча бәйгеләрдә беренчелекне бирмиләр.

Бу хакта тулырак авылга кайтып төпләнгән спортчы егетнең үзе белән сөйләштек.


– Кечкенәдән чаңгы спорт төре белән кызыксынам. 2нче сыйныфта укыган чакта ук беренче тренерым Илгиз Баһаветдинов белән таныштым. Ул миндә ихтыяр көче тәрбияләде, тәртипкә, дисциплинага өйрәтте, куйган максатларга тугры калып, алга барырга, беркайчан да өметне өзмәскә өндәде, – ди Данияр.


Улларының спортка тартылуын әти-әнисе дә хуплаган, һәр эшендә аңа терәк булганнар, яшь спортчыны төрле ярышларга алып барганнар. Тырышлыклар эзсез узмаган. Инде 6нчы сыйныфта укыган чакта ук Данияр Татарстан күләмендә беренче призлы урыннар яулаган. Ә 9нчы сыйныфны тәмамлагач үзен биатлончы буларак сынап карарга булган.


– Бу теләгем мине Удмуртия республикасындагы Ижау шәһәренә алып килде. Анда биатлон буенча генерал Демидов исемендәге олимпия резервы училищесына укырга кердем. Остазым Россиянең атказанган тренеры Наил Хаҗиев күп башлангычларда миңа үрнәк булды. Ул өйрәткән күнекмәләр күп кенә ярышларда җиңәргә, биатлон буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итте, – ди Данияр.


Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләрме әле? Данияр да һәрчак эзләнүдә. Төп шөгыленнән тыш, ул Казан кооператив институтында «таможня эше» бүлегендә укыган. Хәрби хезмәттә булып кайтканнан соң Иннополис шәһәренә янгын сүндерүче булып та урнашкан. Тик кайда гына эшләсә дә, спорт һәрчак күңеленә тынгылык бирмәгән.


– Васильево 2нче спорт мәктәбенең Норлат авылы базасында чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча тренер вазифасын тәкъдим иткәч тә, башта куркып, югалып калдым. Балалар белән эшләү зур җаваплылык сорый бит. Шулай да, тәвәкәлләп, беренче тренерым Илгиз Фазыл улы белән башлаган эшебезене дәвам итәргә карар кылдым. Беренче ел авыррак булды. Яшьләрне спортка җәлеп итү, чаңгыга бастыру өчен шактый көч куярга туры килде. Үсмерләр үзләренә кызык булган, канәгатьлек хисе биргән шөгыльне генә сайлый. Биатлонны ничек тә аларга мавыктыр­гыч итәргә тырыштым. Вак адымнар белән булса да, алга атладык, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Соңрак ул чаңгы трассасын ясар өчен карда йөри торган буран сатып алган. Күнегүләр вакытында җайлырак булсын дип, балаларның әти-әниләре белән берлектә, мылтыктан ату урыны булдырганнар. Хәзер Норлат авылында теләгән һәр кеше кыш көне яктыртылган трассадан чаңгыда йөреп кайта ала. Норлат мәктәбе укучылары Россия күләмендәге ярышларга бара. Данияр үзе дә авылда спорт бәйрәмнәре оештыра. Аларда тирә-күрше авыллар гына түгел, Казаннан, хәтта Чебоксар шәһәреннән килгән спортчылар да катнаша.

– Бу безнең уртак эш. Төзелеш материаллары белән, финанс яктан ярдәм иткән әти-әниләргә, тырыш балаларга зур рәхмәт. Күнегүләр, үҗәтлек юкка китми – шунысы сөендерә. Берничә Норлат спортчысы Татарстанның биатлон буенча җыелма командасында тора. Мин алар белән горурланам. Киләчәктә ату урынын төзекләндерергә һәм чаңгы базасы булдырырга ниятлим. Чөнки хәзер авылда чаңгы спорт төре белән кызыксынучылар җитәрлек. Аларга киенеп-чишенергә, инвентарьне сак­ларга урыннар, уңайлы шартлар кирәк. Балаларны сәламәт яшәүгә тарту, спортка мәхәббәт уяту – төп максатым, – ди Данияр
Гарипов.

 

Эльвира Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев