Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бузай авылы халкы өчен дә тетрәндергеч зур кайгы-хәсрәт килде

Хөрмәтле «Яшел Үзән» кызлары!

Әледән әле сезнең белән аралашып яшәүче, сезгә зур гозер белән, мин – Мулла Иле авылыннан Миләүшә Шакирова кечкенә генә хат язарга мәҗбүр булдым.

Бузай авылында тигез, бәхетле, тату гомер итеп ятучы бертуган энем Фатыйх һәм киленебез Дамира Мәһдиевлар гаиләсенә, алар өчен генә түгел, бөтен нәселебез, туганнарыбыз, кода-кодагыйлар һәм дә Бузай авылы халкы өчен дә тетрәндергеч зур кайгы-хәсрәт килде.
Яшьлекләрен Төмән якларында гомер итеп, ике бик акыллы, тәүфыйклы уллар үстереп, икесен дә башлы-күзле иттеләр. Олы уллары Төмәндә яшәп калды, ә кече уллары әти-әниләре белән туган якка кайтты. Яшел Үзәндә үз гаиләсе белән матур гына яшәп яткан чакта, Сабан туе көнне лифтта барганда тромбасы шартлап, вафат булды. 37 яшьлек, әле гөрләтеп яшәрлек баланы җирләдек.


Барлык Бузай халкының яше-карты, Күгештән туганнар, Күгәйдән кода һәм яшьләр, кырык эшләрен ташлап, ерак араларны якын итеп, Төмәннән туганнар, Казаннан кияү-сеңелләр һәм үзебезнең балалар, Яшел Үзәннән, Мулла Иленнән бөтен якыннарыбыз җыелышып Динарны мәңгелеккә озаттык. Мулла Иленнән аеруча энекәш Радик мәет күмү өчен кирәк-яракларны тиз арада оештырып, безгә бик зур ярдәм итте.

Әле октябрь аенда олы апабыз Мөршидәне җирләдек, анда да ул беренчеләрдән булып башлап, оештырып йөрде. Аңа әҗер-саваплары булсын. Балабызны һәм безне зурлап килгән авылдашларны, барлык туганнарны Аллаһ үзе олыласын, бала хәсрәтен күрми, тыныч, тигез, озын бәхетле гомерләр телибез. Менә шундый вакытта зур кайгыларны бергә кичергәндә бердәм булгач, җиңелрәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев