Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүләкләр таратуны дәвам итәбез

Белгәнегезчә, «Яшел Үзән»гә язылып, квитанцияләрен редакциягә юллаган укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаткан идек. Бакырчы авылыннан Фирдинә Гыйрфанова үсемлекләрне корткычлардан саклау өчен файдалы бүләккә ия булды (агу сиптергеч).

Бүген редакциябезгә аның бүләге артыннан туганы Әлфинә ханым килде. Рәхмәт йөзеннән ул редакция хезмәткәрләрен тәмле пирог белән сыйлады. 

«Мондый мизгелләр аеруча кыйммәтле. Укучыларыбызның игътибарын һәм кайгыртуын тою – безнең өчен иң зур бүләк. Җылы сүзләрегез һәм сый-нигъмәтләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә!» – дип билгеләп үтте баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкова.

Алга таба да редакциябез үз язылучыларын кызыклы материаллар белән генә түгел, күңелле сюрпризлар белән дә сөендерүен дәвам итәчәк, ин шәә Аллаһ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев