Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Норлат авылы халкы, кайткан кунаклар җитмеш сигезенче Җиңү язын каршылый

78-ел тыныч тормышта яшәгәнебез өчен без, кайтмый калган, сугыш кырларында батырларча һәлак булган авылдашларыбызга бурычлы!

Авыл уртасында батырлар истәлегенә салынган обелиск, ел да үз янына , яу кырында ятып калганнарга баш ияргә, искә алырга авылдашларны җыя. Моңсу булса да, бәйрәм рухында уза бу көн. Сугыш турындагы җырлар, Җиңү көнендә генә укучылар тарафыннан киелә торган гимнастерка, пилоткалар, кыр кухнясында пешә торган солдат боткасы, бәйрәмгә аеруча патриотизм рухы өсти. Җиңү көне белән тәбрикләп, авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, район администрациясе вәкиле Дамир Кашапов, Ветераннар советы рәисе Роза Ягудина һәм башка чыгыш ясаучыларның барысын да бер теләк берләштерә, әлеге Җиңү көне ел да үткәрелеп торсын, онытылмасын, һәм, иң мөһиме дөньялар тыныч булсын! Җиңү көне белән, - дип теләкләрен җиткерде Розалия Ибраһимова.

 

Алия Кульбарисова фотолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев