Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген, Бакырчы авылында дүртенче ел рәттән бертуган Рафыйк һәм Рашит Бахтияровлар истәлегенә чаңгы ярышы булып узды

Көне дә матур булды, ярыш та кызганнан кызды.

- Яшь төркемнәренә карап, ирләр, хатын-кызлар, балалар да сынатмаска тырышып узыштылар. Һәр катнашучыга  иганәче Бахтияровлар гаиләсе тарафыннан алынган бүләкләрне Равыйл абый белән Навыйл абый Бахтияровлар котлап тапшырдылар. Ярыштан соң тәм - томнар, кайнар чәй, тәмле пылаудан авыз итеп рәхәтләнеп аралашып алдык. Матди ярдәм күрсәтүче Бахтияровлар гаиләсенә, ярышка килгән авылдашларыма, күрше  авылдашларга, Равыйл абый белән Навыйл абый Бахтияровларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Чаңгы ярышы дәвамлы булып, киләчәктә дә шулай бердәмлек белән оештырырга насыйп булсын иде, - дип теләкләрен җиткерде Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе, Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев