Бу көннәрдә районыбыз авылларында күңелле чаклар - Сабан туена сөлге җыялар.
Бу элек-электән килгән күркәм йола.
Олы ачасырлылар да читтә калмады. "Зөбәрҗәт" ансамбле кызлары, мәктәп укучылары белән берлектә, Рәфис абыйлары бизәгән атта авыл урамнарын әйләнделәр. Әлбәттә инде, аларны һәр йортта бик теләп каршы алдылар. Шәйхуллиннар гаиләсе елдагыча чәй куеп, кайнар коймак белән сыйлады. Биеп-күңел ачып алырга да җай табылды.
Бүләкләр әзер, милли бәйрәмебезне күңелле итеп уздырырга насыйп булсын.
Дуслар, сезнең авылда сөлге җыйдылармы әле ул?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев