Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Туган якны өйрәнү» музеена экскурсия оештырганнар

***

– Хөрмәтле өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

Өлкәннәребезгә мәдәният йортыбыздагы "Туган якны өйрәнү" музеена экскурсия үткәрдек. Ел саен музеебызда экспонатлар артып тора, авылдашларыбызга рәхмәтләр яусын. Бәйрәмебезне Нургали хәзрәт дога белән башлап җибәрде. МХОдагы батырлача һәлак булган, хәзерге вакытта анда катнашучы егетләребезгә исән-имин гаиләләре янына кайтуларын теләп догалар кылдык. Бәйрәм җыр, биюләр белән үрелеп барды.

Өлкәннәребезгә бары тик саулык-сәламәтлек, балаларының, оныкларының шат йөзләрен күреп, игелекләрен, рәхәтен тоеп яшәргә насыйп булсын.

Өстәл әзерләргә булышучы җирле үзидарәгә, мәдәният хезмәткәрләренә, өлкәннәрнең үзләренә күчтәнәчләр алып килгәннәре өчен Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләре яусын, – дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев