Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылында Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең тормыш юлына багышланган чара узды

Мәүлид кичәсе Кадер киченнән кала иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Шул кичәдән башлап, җир йөзендә Ислам нуры җәелгән, күп могҗизалар пәйда булган.

Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд Пәйгамбәр саләллааһү гәләйһи вә сәлләмгә Ислам динен җәелдерергә, бәндәләрне шул хак дингә өндәргә боерган.

Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, Рәсүлебез тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте.

Авылыбызның дин сабаклары бирүче укытучыбыз Гөлсинә апа балаларны Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең тормыш юлы белән таныштырды. Балалар белән викторина үткәрде, мөнәҗәтләр укыды. Ахырдан тәмле ризыклар белән сыйландык, – дип сөйли Рахилә Сабирова.

Фото: Рахилә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев