Бишнә авылында коточкыч хәл
02 Эчке эшләр бүлегендә 19 җинаять теркәлгән.
Шуларның 13е – шәһәрдә, 6сы районда булган. 8 җинаять очрагы ачылган һәм шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 10 урлау, 5 мошенниклык булган.
Бишнә авылында 44 яшьлек хатын-кыз үзенең өендә спиртлы эчемлек кулланган вакытта, кинәт ызгыш чыгу сәбәпле, шунда яшәүче сөяркәсе – 41 яшьлек ирнең корсагына пычак кадаган. Зыян күрүчене Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев