Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
– Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан.
Бөек Ватан сугышына безнең авылдан 469 кеше китә, 209ы яу кырында батырларча һәлак була. Һәр ел саен Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясенә без дә кушылып, авылдашларыбызны искә алабыз, – дип сөйли Бишнә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәхилә Сабирова.
Фото: Рәхилә Сабирова
Нет комментариев