Бүген Хәтер көне
Авылыбыз уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында бөтен Рәсәй "Хәтер шәме" акциясе узды.
Әлеге афәтле сугыш башланганга 81-ел узса да, гадел, изге сугышта башларын салган, каберләре дә кайда икәне билгесез авылдашларыбызны искә алуны, хәзрәтебез Кәбир Бикмуллин дога укып башлап җибәрде.Авыл җирлеге башлыгы Илдус Мансур улы Саттаров чыгышында, әлеге матур көннәр өчен без барыбызда Җиңү яулап алган ветераннарыбызга бурычлы, диеп, үзенең фронтовик бабайларын да искә алды. Ветераннар советы рәисе Роза Ягудина, Илдар Бикметов, шулай ук әтиләре сугышта катнашкан хәркем үзләренең истәлекләре белән бүлеште. Аеруча Фәрдәнә апа Хәялиеваның чыгышы тетрәндерде-" Без Ташкенттан әбием белән Казанга кайта идек, никтер, поезд Пермь аша узасы булган. Шулчак без туктап торганда, санитар поезд килеп туктады. Барысы да, Җиңү, Җиңү көне ,диеп шатланып кычкыра башладылар. Миңа алты гына яшь иде, шул поездның аскы, өске катлары да яраланып, бинтларга уралган солдатлар белән тулган иде.Йөри алганнары төшә башлады, шунда берсенең аяклары булмадымы, мине дә алыгыз, диеп, кычкырып сорый башлады. Бер солдат, аның бер кулы юк иде, икенче кулы белән култык астына кыстырып алып төште. Менә шул бик исемдә калды." Шунысы куандыра, мәктәп укучылары да бабайларының сугышта катнашкан әтиләрен , хәтерләрендә саклыйлар, аларның тарихын өйрәнәләр. Бу көнне, бирегә җыелганнарны бары бер теләк берләштерде, нинди генә милләттән булмыйк, дус-тату яшәп, дөньяларыбыз тыныч булсын иде ! Соңыннан барысы бергә мемориальгә, чәчәк бәйләмнәре куеп, "Хәтер шәме" кабыздылар. Бу урында танылган шагыйребез Равил Фәйзуллинның шигырь юллары бик туры килә: "Әй, син, Хәтер, гомер язларыннан, безнең яшьлекләрне чакырып ал! Җырлыйк әле! Безнең бу көннәрдә, кайтмый калганнарның хакы бар"!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев