Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Безнең өчен һәрчак Герой син

Бу көннәрдә Олы Яке авыл җирлеге зур югалту кичерә.

Хәер, бу безнең районыбызның уртак кайгысы – махсус хәрби операциядә катнашкан, батырларча гомере өзелгән Каратмән егете Илшат Илфат улы Зариповны соңгы юлга озаттылар.

 
Олы Яке мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк. Киң күңелле, кешелекле 22 яшьлек егет белән хушлашырга олысы да, кечесе дә килгән.
Матәм чарасында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Михаил Афанасьев, хәрби комиссар Илшат Паймурзин катнашты.


📌📌Илшатның гаиләсенең һәм якыннарының ихластан тирән кайгысын уртаклашам. Ул үз иленең чын гражданины буларак хәрби бурычын намус белән үтәде, Ватанны яклады. Илшат һәм барлык сугышчылар үрнәгендә без яшь буынны тәрбияләячәкбез. Герой якташларыбызга – мәңгелек дан! диде Михаил Афанасьев.


Ачык йөзле, дуслары, хезмәттәшләре өчен ныклы терәк, әти-әнисенең игелекле улы, апасы Сөмбелнең ярдәмчел энесе иде. Спортта да сынатмый, мәктәпне тәмамлагач, механика көллиятендә белем ала, хәрби хезмәткә алына. Һәм менә, ул 14 декабрьдә, җирләнгән көнне, нәкъ ике ел элек армиядән кайткан. Ә бит тормышка ашырасы хыяллары бик күп булган...

 
Әтисе Илфат, әнисе Гөлназга нинди генә юату сүзләре эзләсәк тә, таба алмабыз төсле. Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. 

🤲🤲Улыгыз Илшатның караңгы гүре якты, авыр туфрагы җиңел булсын. 
Тирән кайгыгызны уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев