Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Без булачак солдатлар!”

23 нче февраль көнне, Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Без булачак солдатлар!” дигән бәйге-ярышы булып узды.

Бу бәйгедә ике команда көч сынашты. Бер командада мәктәпнең югары сыйныф укучылары булса, икенче командада студентлар иде.
 

⚡⚡- Иң элек егетләрне бәйрәмнәре белән котладык, аннан алар каршына төрле биремнәр куйдык. Егетләр үзләрен төрле яклап күрсәттеләр, алар тегүче, рәссам, артист, язучы, очучы рольләрендә булдылар, фикерләү сәләтләрен тикшерә торган сораулар да бирелде. Бәйгеләр арасында зал белән дә уеннар булды. Залдан җыелган очколар, командаларга язылып барылды. Егетләргә нинди генә бирем бирсәңдә, җиренә җиткереп, тырышып, бөтен күңелләрен биреп, җиңү яуларга тырыштылар. Яшь кенә булуларына карамастан бөтен эшнең асылын өйрәнеп үсүче егетләребез бар икән дип сокланып утырдык. Мондый егетләребез булганда Ватан чикләре тыныч булыр, алар авылыбызның горурлыклары булырлар дип ышанып калабыз,- дип сөйли  Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова.

 

Нәтиҗәләр буенча студентлар командасы 3 очкога гына калыштылар, мәктәп укучылары җиңеп чыкты. Тамашачылар батыр, матур егетләргә көч биреп, алкышлап утырдылар. Афәрин егетләр!!!Нәтиҗәләр буенча студентлар командасы 3 очкога гына калыштылар, мәктәп укучылары җиңеп чыкты. Тамашачылар батыр, матур егетләргә көч биреп, алкышлап утырдылар.

Афәрин егетләр!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев