Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Без - батыр егетләр!»

Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Без - батыр егетләр!» дип исемләнгән бәйгебулып үтте.

- Бу ярышта 6 егет катнашты. Бер командада мәктәпнең югары сыйныф укучылары булса, икенче командада студентлар иде. Ярыш төрләре дә үзенчәлекле: сөйгән ярыңа хат язу, бирелгән сүзләрдән шигырь язып – талантыңны күрсәтү, сикерү, йөгерү кебек көч сорый торганнары һәм уйлап җавап бирә торганнары да булды. Лимон да ашадылар, погоннарны да таныдылар, кул да көрәштерделәр. Нәтиҗәләр буенча мәктәп укучылары җиңүгә лаек дип табылды. Тамашачылар батыр, матур егетләргә көч биреп, алкышлап утырдылар. Афәрин егетләр, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев