Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Без - Акъегет авылы халкының, «Яшел Үзән»сез тормыш яме дә бетәр»

27 сентябрь районыбызда бердәнбер татар телендә нәшер ителүче «Яшел Үзән» газетасы үзенең 29 еллык туган көнен билгеләп үтте.

Газетаның туган көне – редакция хезмәткәрләренең, ветераннары һәм укучыларының уртак бәйрәме.
«Яшел Үзән» газетасы аша хезмәт кешеләре, үрнәк гаиләләр, райондашларыбызның уңышлары һәм җиңүләре турында беләбез. Атна саен без түземсезлек белән яңа санны көтәбез, укыйбыз, типография буявының кабатланмас хуш исен тоябыз.

Без, Акъегет авылы халкы, «Яшел Үзән»сез яши алмыйбыз, безгә ансыз саф һава да җитмәс, тормышыбызның яме дә бетәр.

Хөрмәтле «Яшел Үзән» хезмәткәрләре! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Газетага озын гомер, киләчәктә дә иҗади уңышлар, башка көндәлек басмалар арасында мәңге сүнмәс йолдыз булып балкып торуын телибез. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәткәрләрегез булсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез.

Акъегет авылы мәдәният йорты мөдире Фирдүс Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев