Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Берәм-берәм бүләкләребез ияләренә барып ирешә

Теге атнада Олы Яке җирлегендә узган хисап сессиясенә барганда, җирәбәдә откан Рәфис Заһидуллинга бүләген дә алып килгән идек, әмма җитди сәбәпләр аркасында ул килә алмады.

Аны Каратмән авылы имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Ибраһимовка тапшырдык. Ул үзенең мәчеткә йөрүче авылдашына бүләкне тапшырам дип вәгъдә итте. Һәр яртыеллыкта 10 авылдашын "Яшел Үзән" газетасына яздыра бит, рәхмәт яугыры. Изге эш булгач, икенче ел рәттән бүләкле дә итә әле. Узган елның җәендә редакциябез уйнаткан бүләкләр нәкъ менә Әхтәм хәзрәт яздырган Мөхәммәт Сабировка һәм Фидарис Хәбибуллинга эләккән иде.

- Җомга көнне, Аллаһ боерса, Рәфис Заһидуллинга, намазга килгәч, тапшырачакмын. Менә шулай сөендерүегез өчен чиксез рәхмәт сезгә, эшләрегез уң булсын, киләчәктә дә бергә булыйк, - дип изге теләкләрен дә әйтеп китте хәзрәт.

Укучыларбыз шат булгач, без дә бик риза. Кечкенә бүләкләребезне шулай зурлап алуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев