Бәчек мәчетендә балалар авазы еш ишетелә.
Авылның имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин биредә үсеп килүче буын белән тыгыз аралаша һәм аларны иман йортына мөмкин кадәр еш җәлеп итәргә тырыша. мәчеттә әледән-әле балалар өчен төрле чаралар оештыра.
– Мөселман дөньясында яңа 1444 ел башланды. Авылыбыздагы балаларны мәчеткә чакырып, аларга Һиҗри ел исәбе, аның каян башлануы турында сөйләштек һәм моңа кагылышлы башка сорауларга җавап таптык, – ди Хәйдәр хәзрәт. – Алар белгәннән үзгә, тагын әле Һиҗри календарь буенча яңа ел булуы бик кызыксындырды, күңел биреп тыңладылар, сорауларына җаваплар ишеттеләр. Соңыннан җәннәт нигъмәтләре – җимешләр белән сыйланып, очрашудан канәгать калып, әзме-күпме рухи азык, яңа мәгълүмат алып таралыштылар.
Афәрин, Хәйдәр хәзрәт, көндәлек тыгыз хезмәтегез арасында балаларга да вакыт табып, бик кирәкле, күркәм эшләр башкарасыз. Дәвамлы булсын!
Нет комментариев