Бакырчыда балаларга поход оештырганнар
Балачакта, мәктәп елларында табигатькә походка чыкмаган бала юктыр ул.
"Букчаларга ипи, чәй, күкәй, тәмлүшкәләр тутырып, укытучы апалар артыннан каз бәбкәләре кебек тезелеп посадка, су буйларына барып, уйнап, саф һавада рәхәтләнеп ял итеп кайта идек.
Хәзер дә бар ул походлар. Июль аенда ел саен балалар белән походка чыгу бер матур традициягә әйләнде. Быелгы маршрут - Олы юлдан башлап Сәлам аланы Тау башына бару иде.
Юл барышында тирә якта урнашкан Килеш күле, Исукай чирәме, Путап бияләе, Таллы күл, Чуаш күле тарихларын тыңлап барып, маршрутның соңгы тукталышына килеп җиткәч, бик тәмләп сумкалардагы сый-нигъмәтләр белән сыйланып ял иттек, фольклор уеннар уйнадык.
Киләчәктә Каенсаз, Урман буйларын, Ишмүк аланы чокыры һәм башка җирләрне күреп кайтырга насыйп булсын! - дип сөйли Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев