Бакырчы мәдәният йортында Дуслык көнен билгеләп үткәннәр
Кош − канаты белән, Кеше дуслык белән көчле. Татар халык мәкале
Дуслык − кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм һәм самими бер төре. Дуслар һәрвакыт бер-берләрен аңлый, кайгы килгәндә ярдәмгә ашыга, шатлык-сөенечләрен бергә бүлешә. Дуслык − ул ике кешенең уртак кызыксынулары, бер-берсе белән ярдәмләшеп, авыр чакта терәк булып яшәүләре. Ул − теләсә нинди байлыктан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә. Дуслык барыннан да элек, ярдәм кирәк чакта, авырлыклар аша сыналырга тиеш. Янәшәңдә якын дусларың булганда, сине бернинди каршылыклар да куркытмый.
«Дуслык таулар күчерә» ди халык. Бергә булганда, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, кыенлыклар артта кала, тик янәшәңдә якын дустың гына булсын.
Бүгенге көнебез дә дуслар белән аралашып узды. Балачакта булган дуслык җепләре дәвамлы булсын иде.
Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев