Бакырчы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде
Юл кагыйдәсен белү — һәркем өчен мөһим!
Бакырчы мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшереп тора. Авыл клубы юл өстендә урнашканлыктан, бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирелә. Бу юлы да мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән авыл урамнарын әйләнеп чыгып, юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабат искә төшергәннәр. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен мондый чараларның әһәмияте зур. Иң мөһиме — юлда һәркем сак һәм игътибарлы булсын!
Чара турында Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев