Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында җылы очрашу үткәргәннәр

«Без кабакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләшеп, кабактан пешереп алып килгән ризыклардан авыз итеп, тәмләп чәй эчтек»

Кабак күпләр өчен файдалы икәнен барыбыз да ишетеп яисә укып беләбез. Иң беренче чиратта ул кан тамырлары кысылу, тазару, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) сәбәпле кан тамырларына тоташтыргыч тукыма үсүдән газапланган кешеләргә ярдәм итә.

Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үт куыгының дәвамлы ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә ырудан калу чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә.

Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда, кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң, ярдәм итми калмас. Халык та, табиблар да кабак нигезендә ясалган даруларны бөерләр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда дәвалану һәм авыруларны булдырмау, шулай ук суалчаннарны куу чарасы буларак куллана.

Без кабакның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләшеп, кабактан пешереп алып килгән ризыклардан авыз итеп, тәмләп чәй эчтек. Клуб тормышында актив катнашучы Фатыйма апа Вәлиеваны гомер бәйрәме белән тәбрик иттек. Шундый җылы очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калам. Иң мөһиме барыбыз да исән һәм сау булыйк, дөньяда тынычлык урнашсын.

Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Сәлахиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев