Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында Ватан сугышы герое Гаделҗан (Газим) Әшрәфҗановны искә алдылар

1943 елның 2нче феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгегә күзләрен йома.

- Бакырчы авылыннан Гаделҗан (Газим) Әшрәфҗановка Сталинград өчен барган сугышларда катнашырга туры килә. Канкойгыч көрәштә бик каты яралана. Яралары төзәлсә дә, снаряд кыйпылчыкларын кузгатырга ярамагач, тәнендә гомер буена кала. Газим абый 1939 елда армиягә китә, фронтта сугышның беренче көненнән үк 4нче һава десанты бригадасында һәм 106 нчы гвардия укчы дивизиясендә гвардия кече сержанты, миномет төзәүчесе булып хезмәт итә. Көньяк, Сталинград, 2нче Украина фронтларында сугышларда катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале, 2нче дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнә. Бу хакта безгә Газим абый кызы Мәгъсүмә апа Гәрәева сөйләде. Балалар белән очрашуга әтисенең орден, медальләрен дә алып килгән иде, – дип яза Бакырчы авылы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев