Бакырчы авылында «Нәсел җебем - шәҗәрәм» дигән бәйрәм кичәсе узды
Борынгы заманнардан ук ата - баба нәселен белү изге эш саналган. Ил агасы аксакаллар нәсел агачы төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар.
Шәҗәрә ул - чал тарихка батыр тәрәзә,
Күз яздырсаң, шул тәрәзәдән атар ядрә.
Ал бер үрнәк - бал кортлары төзи кәрәз,
Син дә ятма, кор ояңны, үр шәҗәрә.
Шәҗәрәдә – чал тарихы бабаларның,
Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың.
Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары,
Урын алсын оныкларның оныклары.
Еллар үткән һәм бу кирәкле йола яңадан тергезелеп, халык, милләт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләү әһәмиятендәге эшкә әверелде. Әйе, шәҗәрә бәйрәмен үткәрүнең әһәмияте аеруча зур. Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү – һәммәбезнең изге бурычы. Бүген безне Бакырчы авылы клубы нәкъ шул максат белән җыйды. Бу бәйрәм күп кешегә шәҗәрәсен яңартырга, төзәтәсе җирләрен төзәтеп өстәп җибәрергә, бер дә төземәгән кешеләргә үзенең нәсел шәҗәрәсен эзләнеп төзергә этәргеч тудырды. Коридорда стенаны, өстәлне нәсел агачлары – шәҗәрәләр бизәде.
Бәйрәмне Бикмуллин Аяз азан әйтеп башлап җибәрде. Нәсел шәҗәрәсен төзегән һәм аларны үзенең китабында бастырып чыгарган Рәйханә апа Зәйнуллина үзенең чыгышында бик күп тарихи фактларга тукталып узды. Бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызга бүгенге көндә бөтен авыл шәҗәрәсен барлап баручы абыстаебыз Алсу апа Сафиуллина дога кылды. Аналар көне уңаеннан, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләренә һәм хатыннарына җылы теләкләребезне, рәхмәтләребезне җиткереп, сугышның тиз арада төгәлләнүен теләдек.
Бәйрәм "Хәтирә" фольклор коллективының кич утыру күренеше, "Ханымнар" бию коллективы һәм балалар чыгышы белән үрелеп барды. Җылы, рәхәт кичә булды. Һәркемнең үз нәселе белән, авылдашлары, туган җире белән горурлану хисләре күңелләрнен әле озак җылытып, өметләрен акласын, хыялларыбыз тормышка ашсын.
Кичә «Бөтен Татарстан белән бергә җырлыйбыз» акциясенә кушылып, Гөлшат Зәйнәшеваның "Җырлыйм әнием турында" җырын хор белән башкарып тәмамланды.
"Нәсел җебем - шәҗәрәм" кичәсендә катнашкан, чараны оештырырга ярдәм итүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүче авылдашыбыз Әлфия Бахтияровага олы рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә дә шулай очрашып, җыелышып, олы бәйрәмнәр уздырырга насыйп булсын.
Бакырчы авыл клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев